news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ким Чен Ын Россиягә Украина мәсьәләсендә «берсүзсез» ярдәм күрсәтүе турында белдерде

Корея Россиянең Украинадагы гамәлләренә «берсүзсез» ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта Корея Халык-Демократик Республикасының югары җитәкчесе һәм Дәүләт эшләре Рәисе Ким Чен Ын РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуда белдергән. Бу хакта «Голос Кореи» дәүләт радиосы хәбәр итә.

«Ким Чен Ын Корея Халык-Демократик Республикасы белән Россия Федерациясе арасындагы килешү нигезендә Россия җитәкчелеге Украинадагы вазгыятьне җайга салу өчен күргән барлык чараларга берсүзсез ярдәм күрсәтергә әзерлеген кабат раслады», – диелгән хәбәрдә.

Ким Чен Ын белән Лавровның Вонсан шәһәрендә узган сөйләшүләре «җылы дусларча үзара ышаныч» атмосферасында үтте, дип билгеләп үтелә шулай ук.

РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Төньяк Корея лидерына Россия Президенты Владимир Путиннан «кайнар сәлам» җиткерде. Корея Халык-Демократик Республикасы башлыгы рәхмәт белдерде һәм җавап итеп «дусларча сәлам» тапшырды.

Югары җитәкче билгеләп үткәнчә, Россия һәм Төньяк Кореянең «барлык стратегик мәсьәләләрдә карашлары уртак, бу аларның союздаш мөнәсәбәтләренең дәрәҗәсенә туры килә».

news_right_1
news_right_2
news_bot