news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда РФ Президентын сайлауның икенче көне тәмамланды: Килүчеләр – 63,3 процент

Татарстанда РФ Президентын сайлауның икенче көне тәмамланды: Килүчеләр – 63,3 процент
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Татарстанда Россия Президентын сайлауга килү буенча икенче көн нәтиҗәләрен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев яңгыратты. Ул билгеләп үткәнчә, республикада сайлауда катнашучылар саны 63,3 процент тәшкил итә.

15-17 март көннәрендә илдә уза торган сайлауда катнашучыларның гомуми саны – 58,01 процент . Бу мәгълүмат РФ Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәге экранында чыкты.

Искәртеп узабыз, Татарстанда 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100