news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Килене бала тудырырга киткәч, каенана йортка ут төрткән

Әби хәзер хастаханәдә

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә, 2 сентябрьдә, Нурлат районының Абрыскино авылында яшәүче бер әби өченче оныгы тууын ут белән каршы алырга булган.
Кичтән киленен бәби табарга озаткан әби улы белән әлеге олы вакыйганы “юып” алырга ниятли. Иртән улы эшкә киткәннән соң махмырдан айнымаган әби йортка солярка сибеп ут төртә. Чулпан янгын службасының аерым посты һәм 125нче янгын часте хезмәткәрләре вакытында сүндерергә өлгерә үзе. Әмма йортның эчке ягы зыян күрә, ә бәла чыгарган әби район үзәк хастаханәсенә озатыла, дип яза “Дуслык” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot