news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе уку елына олимпиадалар, интеллектуаль һәм иҗади конкурсларның яңа исемлеге билгеле

Россия Мәгариф министрлыгының «2021/22 уку елына олимпиадалар һәм башка интеллектуаль һәм (яки) иҗади конкурслар, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә сәләтле, фәнни (фәнни-тикшеренү), инженерлык-техник, уйлап табу, иҗат, физкультура-спорт эшчәнлегенә карата кызыксыну уятуга, шулай ук фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга юнәлтелгән чаралар исемлеген раслау турында» 2022 елның 31 маендагы 382 номерлы боерыгы чыкты.

Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Ярышларның яңа исемлеге февраль аенда үткәрелгән өстәмә гаризаларны җыю һәм экспертиза үткәргәннән соң формалаштырылды. Ул ике төркемнән тора. Беренче чиратта документка автомат рәвештә кертелгән чаралар керә. Интеллектуаль ярышлар арасында бу Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этаплары, сигез Халыкара олимпиада, шулай ук 2021/22 уку елына олимпиадалар һәм аларның дәрәҗәләре исемлегенә кергән барлык ярышлар бар.

Икенче төркемгә экспертиза нәтиҗәләре нигезендә кертелгән чаралар керә. Шул исәптән, Леонард Эйлер исемендәге математика олимпиадасы, физика буенча Дж. К.Максвелл, Союз дәүләтенең «Россия һәм Беларусь: тарихи һәм рухи берлек» олимпиадасы, информатика буенча Мстислав Келдыш исемендәге олимпиада, Россия робот техникасы олимпиадасы һәм башкалар.

Исемлеккә барлыгы 853 ярыш керде. Документ яңа исемлекне раслый һәм 2021 елның 31 августындагы 616 номерлы боерыкны үз көчен югалткан дип таный, ул алдагы вариантны билгели.

Әлеге чаралар исемлеге ел саен югары сәләтен күрсәткән балаларны ачыклау һәм аларны алга таба үстерү кагыйдәләре нигезендә Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана. Бу ярышларның йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар турындагы мәгълүматлар күренекле сәләтләр күрсәткән затлар турында дәүләт мәгълүмат ресурсына кертелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100