news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе уку елына бердәм дәүләт имтиханының минималь балларын тәкъдим иттеләр

РФ Мәгариф министрлыгы 2025/2026 уку елына Бердәм дәүләт имтиханы минималь балларын раслады. Документ норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында урнаштырылган.

Киләсе уку елында рус теле һәм җәмгыять белеменнән имтихан тапшыру өчен укучыларга кимендә 42 балл җыярга кирәк була. Информатикадан укучы ким дигәндә 44 балл, география һәм әдәбияттән исә 40 балл җыярга тиеш.

Математика, физика, химия һәм биологиядән имтихан тапшыру өчен кимендә 39 балл булырга тиеш. Тарихтан минималь чикне 35, ә чит телләрдән 30 балл дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Дәүләт думасы мәгариф комитеты чыгарылыш укучыларына төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча БДИ һәм дәүләт имтиханнары арасында сайлау мөмкинлеге бирү тәкъдим итүче закон проектын кире какты.

news_right_1
news_right_2
news_bot