news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе озын яллар февральдә була

Россиядә Яңа ел каникулы тәмамланды. Бүген быелгы беренче рәсми эш көне булып санала. Киләсе озын яллар февраль азагында булачак. Ул атнада өч көнлек эш атнасы көтелә.

Февральдә дүрт көн рәттән ял көне була – 23, 24, 25, 26 февраль. Быел 1 гыйнвар якшәмбе көнгә туры килде, аны 24 февральгә күчерделәр.

Россия Хөкүмәте ял һәм бәйрәм көннәре календарен 2022 елның августында игълан итте.

Татарстанда ике ял көне белән биш көнлек эш атнасы булганда, 244 эш көне була, аларның алтысы бер сәгатькә кыскартыла. Ял көннәре 121 көн, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100