Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе озын ял көннәре февральдә булачак
Татарстанда 12 көн дәвам иткән Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланды. Киләсе озын яллар февральдә булачак.
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтеләчәк, ул быел дүшәмбегә туры килә. Димәк, биш көнлек эш атнасы белән эшләүче татарстанлылар өч көн рәттән – 21-23 февраль көннәрендә ял итәчәк.
Шул ук вакытта озын яллар алдыннан соңгы эш көне – 20 февраль – кыска булмаячак, чөнки ул бәйрәм көненнән алда булмый, димәк, эш көне озынлыгын кыскарту өчен нигез юк.
Февральдә Татарстанда барлыгы 19 эш көне һәм 9 ял көне булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз