Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе өч көндә Мәскәүдә бер айлык явым-төшем нормасы диярлек яварга мөмкин
Киләсе өч көндә Мәскәүдә бер айлык явым-төшем нормасының 90 процентына кадәр яварга мөмкин, дип белдерде Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Российская газета» яза.
Яңгыр, туктап торулар белән, сишәмбе киченнән пәнҗешәмбе көненең икенче яртысына кадәр явачак, дип аңлата Роман Вильфанд.
Синоптик шулай ук башкалада боз явуы, секундына 18 метрга кадәр көчле җил һәм яшен булуы мөмкин, дип кисәтә. Һава исә, явым-төшемнәргә карамастан, җылы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз