news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе өч елда Татарстанда айлык түләүләр һәм пособиеләр артачак

Киләсе өч елда Татарстанда айлык түләүләр һәм пособиеләр артачак
"Татар-информ"

Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү өчен каралган айлык түләүләр индексацияләнәчәк. 2024 елдан 2026 елга кадәр индексация коэффициенты 1,04 тәшкил итәчәк. Бу хактагы мәгълүмат республика Финанс министрлыгы тарафыннан эшләнгән Карар проектында бар.

Шулай итеп, 20 мең сумнан күбрәк пенсия алмаган хезмәт ветераннарына киләсе елда өстәмә түләүләр күләме 605 сум, 2025 елда – 630 һәм 2026 елда – 656 сум тәшкил итәчәк. Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга да шундый ук түләүләр билгеләнгән.

1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр алты айдан да ким булмаган вакыт тылда эшләгән, Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән, акланган һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга түләүләр күләме 902 сумнан 977 сумга кадәр үзгәрәчәк.

Ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, опекага (попечительлеккә), тәрбиягә алынган гаиләләргә тапшырылган балаларга 10,7 мең сумнан алып 13,3 мең сумга кадәр. Яшьләренә карап, түләүләр күләме төрле – мәктәп укучылары өчен пособие суммасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә караганда югарырак каралган.

Моннан тыш, юл өчен, дарулар сатып алу өчен субсидияләр индексацияләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100