Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе MISS BRICS конкурсы 2027 елда Һиндстанда узачак
MISS/MRS/LITTLE MISS BRICS халыкара матурлык бәйгесе 2027 елда Һиндстанда узачак. Бу хакта 8 мартта Казанда Камал исемендәге театрда узган матбугат конференциясендә игълан ителде, анда Татарстан башкаласында узган беренче конкурска нәтиҗә ясалды.
Чарада конкурс президенты Динара Сәләхова, БРИКС чаралар бүлеге җитәкчесе Эллина Аксенина, «Миссис Һиндстан 2025-2026» Ринима Борах, жюри әгъзасы җырчы Ольга Серябкина, шулай ук өч категориядә җиңүчеләр катнашты: MISS BRICS 2026 Валентина Алексеева (Россия), MRS BRICS 2026 Миллсент Мфолоди Тлоу (Көньяк Африка Республикасы) һәм LITTLE MISS BRICS 2026 Сафира Кара Гийе Думалаог (Кытай). Модератор булып телевидение алып баручысы Аврора чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, MISS BRICS беренче халыкара конкурсы Казанда 1 марттан 8 мартка кадәр узды. Анда 17 илдән 49 кыз катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз