news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе ике матч нәтиҗәләре буенча Әнвәр Гатиятулинны «Ак Барс»тан җибәрергә мөмкиннәр

«ТИ-Спорт»ка билгеле булганча, «Ак Барс» җитәкчелеге киләсе ике матч нәтиҗәләре буенча Әнвәр Гатиятулинны команданың баш тренеры вазифасыннан отставкага җибәрергә мөмкин. Иртәгә казанлылар үз бозында Уфаның «Салават Юлаев» командасын, ә 21 сентябрьдә Омскиның «Авангард»ын кабул итә.

Безнең чыганакларның мәгълүматлары буенча, әгәр Алексей Кудашов Мәскәүнең «Динамо» командасы баш тренеры вазифасыннан китсә, аны «Ак Барс» баш тренеры вазифасына чакыру мөмкинлеге карала.

Исегезгә төшерик, «Ак Барс» Казанда уйнаган соңгы өч матчта җиңелде, чемпионат башыннан бирле биш уенның берсендә генә җиңү яулады. Кичә «Ак Барс» 2017 елдан бирле беренче тапкыр үз бозында (1:2) исәбе белән Түбән Каманың «Нефтехимик» командасына җиңелде.

Әнвәр Гатиятулин «Ак Барс»ны 2024/2025 елгы сезон башыннан җитәкли. Аның җитәкчелегендә Казан командасы плей-оффның икенче раундында ук төшеп калды, серияне (2:4) исәбе белән Алексей Кудашов җитәкләгән «Динамо»га оттырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot