news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елның җәендә Кырымда Җәмигъ мәчете ачыла

Симферополь Җәмигъ мәчете 85 процентка төзелеп беткән. Бу хакта генераль подрядчының баш инженерына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Кырымның төп мәчете 2023 елның җәендә ачылачак дип көтелә.

Искәртик, августта мәчет төзелеше урынында территорияне төзекләндерү эшләре алып барылды, бинада эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре башкарыла иде. Бу хакта республикага эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Кырым башлыгы Сергей Аксенов сөйләде.

Искәртик, Татарстан җитәкчесе төбәк башлыгы белән генә түгел, Кырым мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Эмирали Аблаев белән дә очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot