news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга эшсезлек буенча пособие күләме билгеле булды

Россия Хөкүмәте 2023 елга эшсезлек буенча пособие күләмен билгеләде. Бу турыда РИА Новости яза.

Шулай итеп бу түләүнең минималь күләме 1,5 мең сум, максималь күләме 12 792 сум була. Әлеге карар хокукый мәгълүматның интернет-порталында чыкты.

«2023 елга билгеләргә: «Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында» маддәдә күрсәтелгән гражданнарның эшсез булуы тиешле тәртиптә билгеләнгән очракта (пенсия алды яшендәгеләр бу исемлеккә кертелми), эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен 1500 сум, эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен 12 792 сум итеп билгеләргә», диелә документта.

Әлеге карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100