Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе елга 1 Май бәйрәмендә ялларны дүрт көнгә кадәр озынайталар
2024 елда 1 Май бәйрәмендә дүрт көн ял була. Бу хакта «Известия» газетасы Россия Хөкүмәтенең карар проектына сылтама белән хәбәр итә.
1 Май бәйрәме ике ял көне һәм якшәмбе хисабына озайтылачак. Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков аңлатканча, гражданнарны стандарт гыйнвар каникуллары сакланган шартларда озын яллар көтә.
Министр әйтүенчә, февраль һәм мартта яллар өчәр көн дәвам итәчәк, чөнки бәйрәм көннәре җомгага туры килә. Яңа елдан соң россиялеләр 8 гыйнварга кадәр ял итәчәк.
«Май бәйрәмнәрендә ике чор булачак – 1 майда һәм 9 майда. Өстәвенә, 2024 елда 1 май чәршәмбегә туры килә», - дип искәртте Котяков.
Моннан тыш, апрель ахырында россиялеләрне эшләми торган ике көн көтә, аларга ике ял көнен – шимбә, 27 апрельдән һәм ноябрь бәйрәмнәреннән – күчерәчәкләр. Әйтик, 1 май яллары алдыннан Россия халкы алты көн эшләп дүрт көн ял итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз