news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елдан түләнә башлаячак универсаль пособиенең күләме билгеле

Киләсе елдан түләнә башлаячак универсаль пособиенең күләме гаиләдә җан башына уртача керемгә бәйле булачак.

«Балалар өчен яшәү минимумы акчасыннан 50, 75, 100 процент күләмдәге түләүләр күздә тотыла. Айлык түләүнең база күләме яшәү минимумының яртысы дәрәҗәсендә», - дип аңлатты Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Хөкүмәт йортында брифингта.

Киләсе елда балаларның яшәү минимумы айлык 11 852 сум дип исәпләнә, яртысы 5 926 сум дигән сүз.

Әгәр айлык түләүне балалар өчен яшәү минимумының 50 проценты күләмендә исәпләгәндә, гаиләнең җан башына гомуми уртача кереме бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләү күләме 75 процентка кадәр арттырылачак. Бу очракта сумма 8 889 сум тәшкил итә.

Айлык түләүне гаиләдә җан башына яшәү минимумының 75 проценты күләмендә исәпләгәндә, керем Татарстан Республикасында бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса, балалар өчен айлык түләү бер яшәү минимумы күләмендә (11 852 сум) билгеләнә.

17 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарга универсаль пособие 12 айга, әмма бала 17 яшькә җиткәнче бер срокка билгеләнә.

Йөкле хатын-кызлар өчен шул ук 50-75-100 процент күләмендә түләүләр каралган, әмма күләме региондагы хезмәткә яраклы гражданнар очен кабул ителгән яшәү хакыннан исәпләнә. Түләүләр бер елга билгеләнә, вакыт узгач кабат гариза бирү кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100