news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елдан алты төр ярдәмне эченә алган универсаль пособие кертелә

Киләсе елдан алты төр ярдәмне эченә алган универсаль пособие кертелә
Гөлнар Гарифуллина

Киләсе 2023 елда алты төр ярдәмне үз эченә алган универсаль пособие гамәлгә кертелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

Әлеге пособие мохтаҗлык критерийларына комплекслы бәяләмәне исәпкә алып билгеләнәчәк. «Универсаль пособие ул – ниндидер яңа түләүләр түгел, ә гамәлдәге социаль ярдәм чараларын берләштерү», – дип белдерде Эдуард Вафин.

Универсаль пособиегә түбәндәгеләр керә:

медицина оешмасына учетка йөклелекнең иң башлангыч срогында баскан хатын-кызларга айлык пособие;

вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагында һәм бала табуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала карау буенча пособие;

Беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә балага өч яшь тулганчы ай саен түләнә торган акча;

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү;

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү;

  • Президент йөкләмәсе нигезендә, 28 сентябрьдә Дәүләт Думасына Россия Федерациясендә 2023 елның 1 гыйнварыннан универсаль пособие билгеләү турындагы закон проекты карауга кертелгән.

Икенче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә аңа өч яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү (ана капиталы акчалары исәбеннән федераль һәм региональ бюджет акчаларын җәлеп итмичә бирелә). 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100