Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе елда Түбән Кама шәһәрендә Ысыах бәйрәме узачак
Түбән Кама киләсе елда төньяк халыкларының иң күренекле бәйрәмнәренең берсе — якутларның җәйне каршы алу бәйрәме Ысыахны кабул итәргә әзерләнә. Бу чара дуслык, мәдәни хезмәттәшлек һәм халыклар арасында дуслык символы булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген бәйрәм узачак урын белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Түбән Кама шәһәре мэры Радмир Беляев һәм Якутск шәһәре мэры Евгений Григорьев танышты.
Кунаклар бәйрәм үтәчәк мәйданны карадылар, оештыру эшләре, транспорт, инфраструктура турында фикер алыштылар. Шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән килүче кунакларны урнаштыру мәсьәләләре дә каралды.
Ысыах — борынгы якут бәйрәме. Ул җәйнең килүе, кояш һәм табигатьнең яңаруына багышланган. Бәйрәмдә төрле йолалар, җырлар, биюләр, милли ризыклар һәм спорт ярышлары була. Соңгы елларда бу бәйрәм Якутиядән читтә дә үткәрелә башлады. Бу — Россия халыклары арасындагы дуслыкны һәм мәдәни төрлелекне күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз