news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 564 ишегалды яңартыла

Киләсе елда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 564 ишегалды яңартыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2026 елга «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү планына Татарстанның 13 муниципаль берәмлегендәге 564 ишегалды территориясе кертелгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Барлык муниципалитетлар белән видеоэлемтә аша киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты, дип хәбәр итә республика Рәисе матбугат хезмәте.

«Районнарның күбесендә халык белән очрашулар, 2026 елгы сезонга әзерлек эшләре: иске җиһазларны җыештыру, очрашулар графигын формалаштыру башланды», - дип билгеләп үтте докладчы.

Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты башлыгы халык белән очрашулар графигын формалаштыруга керешергә кирәклегенә басым ясады. Ул бу эшне «көчле салкыннар башланганчы тәмамлап булыр» дигән ышаныч белдерде.

Шулай ук Наилә Зиннәтуллина милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләрен әзерләргә кирәклеген аерым ассызыклады. «Без имзаланган һәм рәсмиләштерелгән беркетмәләр булмыйча җиһазлар сатып алуга керешә алмыйбыз», - дип аңлатты ул.

«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – ТР Рәисе) кушуы буенча башлап җибәрелде. Быелга кадәр аның нәтиҗәләре 1,5 миллионга якын татарстанлыга, шул исәптән 300 меңнән артык балага кагылган. 5174 йорт төзекләндерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot