Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе елда Татарстанда 1,4 млн кеше диспансеризация узарга тиеш була
Киләсе елда Татарстанда яшәүчеләрне диспансеризация белән, 2024 ел белән чагыштырганда, тагын да күбрәк колачлау планлаштырыла. Бу хакта туры эфирда ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.
Быел Татарстанда 1250000 кешене диспансерлаштыру планлаштырылган иде, һәм барлык планлаштырылган тикшерүләр төгәлләнгән диярлек.
«Тенденция шундый: халыкны диспансерлаштыру күләме елдан-ел арта бара. 2023 елда бу 880 мең иде, 2024 елга 480 меңгә артты. Киләсе елда тагын 180 меңгә күбрәк булачак. Минем фикеремчә, бу тулысынча дөрес тенденция, без халыкны профилактик тикшерүләр, аерым алганда диспансерлаштыру белән күбрәк колачлаган саен, бу якындагы елларга зур нигез, кешеләр бездә 10-15 ел бернинди һәлакәтсез яшәячәк», - дип билгеләде министр.
Марсель Миңнуллин белдергәнчә, диспансеризация узудан тыш, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз