Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе елда Татарстан федераль бюджеттан 43,6 млрд сум алачак
Киләсе елда Татарстан федераль бюджеттан 43,6 млрд сум, 2028 елда – 42,8 млрд, 2029 елда – 45,5 млрд сум алачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында республика финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.
«Беренче укылышта кабул ителгән 2027, 2028 һәм 2029 елларның планлы чорына бюджет проектына Министрлар Кабинеты тарафыннан 339 төзәтмә кертелгән, аларны шартлы рәвештә биш блокка бүлеп була», – дип билгеләде министр урынбасары.
Беренче блокта – 196 төзәтмә, алар Россия төбәкләре арасында бүленгән федераль бюджет акчалары буенча Татарстан бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын арттыруга кагыла, шулай ук республика бюджетыннан финанслашуны чагылдыра.
Икенче блок – федераль законнарда акцизларга кагылышлы үзгәрешләр белән бәйле дүрт төзәтмә. Өченче блок 21 төзәтмәне үз эченә ала. Ул беренче укылыштан соң яңа республика норматив-хокукый актлары һәм аерым карарлар кабул ителүгә бәйле.
Дүртенче блок – керемнәр һәм чыгымнар күләмен үзгәртмичә редакцион характерда булган һәм закон проектына кушымта номерларын төзәтү белән бәйле өч төзәтмә. Бишенче блок – 115 данәдән йомгаклау төзәтмәләре.
Нәтиҗәдә 2027 елга республика бюджеты керемнәре 600 млрд сумга якын булыр дип фаразлана, чыгымнар – 608 млрд сумнан артык. Дефицит 8,5 млрд сум булыр дип көтелә.
2028 елга бюджет керемнәре 627 млрд сум күләмендә планлаштырылган, чыгымнар – 636,5 млрд сум. Планлаштырылган дефицит – 9,3 млрд сум.
Үз чиратында 2029 елга бюджет керемнәре 652,5 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнар – 656 млрд сум диярлек. Дефицит – 3,5 млрд сум.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз