news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елда Көньяк, Төрки, Каспий, Балтыйк һәм Иртыш Сабантуйлары уздырылачак

Киләсе елда Көньяк, Төрки, Каспий, Балтыйк һәм Иртыш Сабантуйлары уздырылачак
фото: Салават Камалетдинов/архив

2024 елда Россиянең төрле өлкәләрендә сигез зур Сабантуй үткәреләчәк.

Традицион Федераль Сабантуй һәм Бөтенроссия авыл Сабан туеннан тыш, Төрки Сабантуй, Каспий Сабан туе, Балтыйк Сабан туе кебек халык бәйрәмнәре дә оештырылачак.

Мәдәният министры Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуында бирелгән мәгълүматларга караганда, Алтай Республикасында - Төрки Сабантуй, Сочида - Көньяк Сабантуй, Әстерханда - Каспий Сабан туе, Прокопьевскида IV Шахтерлар Сабан туе, Калининградта – Балтыйк Сабан туе, Омскида II Халыкара Иртыш Сабан туе узачак.

XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь краеның Барда авылында булачак. XXIV Федераль Сабантуй Марий-Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot