news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Чечняда Сабан туе Шелково районында булачак

Киләсе елда Чечняда Сабан туе Шелково районында булачак
Фото: https://tatar-congress.org

30 июнь көнне Грозный шәһәрендә «Сабантуй» милли бәйрәме узды. Сабантуй – Татарстан белән Чечня арасындагы дуслыкны ныгытучы чара. Киләсе елда да Чечня Республикасында милли бәйрәмне үткәрү планлаштырыла. Ул Чечня Республикасының Шелково районында оештырылачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Кичә бәйрәм Грозныйның үзәк мәйданында үтте, анда стильләштерелгән йортлар белән мәйданчыклар оештырылган иде. Бәйрәмдә 4 мең кешегә шурпа һәм чәйләр әзерләнде. Параллель рәвештә чүлмәк вату, кашык кабып һәм капчык киеп йөгерү кебек милли спорт төрләре буенча ярышлар узды. Барлыгы 10 меңнән артык кеше катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100