news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туе кайда узачагы билгеле

Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туе кайда узачагы билгеле
Фото: «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Бүген Пенза өлкәсе Кузнецк районы Дәхтәрни авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Биредә бүген Россиянең 38 төбәгеннән делегатлар җыелды. Кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде, дип хәбәр итте «Интертат» хәбәрчесе Фирүзә Гыйниятова.

«Чын күңелдән барыгызны да иң яраткан бәйрәмебез – Сабан туе белән котлыйм. Сезгә исәнлек-саулык, дөньяларга тынычлык телим. Бергә-бергә барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга язсын. Шушы Сабантуйны югары дәрәҗәдә оештырган Пенза өлкәсе губернаторы Олег Владимировичка, аның ярдәмчеләренә рәхмәтләремне җиткерәм. Бу бәйрәмдә катнашу – безнең өчен зур горурлык. Пенза өлкәсендә зур финанслар һәм көч таләп итә торган үзгәрешләр барган шартларда да Сабан туен яхшы оештырган, милләтара элемтәләрне ныгыткан өчен тагын бер кат рәхмәт сезгә!» – диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Нургали улы Пенза өлкәсе губернаторы Олег Владимировичка аларда үтәчәк сайлауларда уңышлар теләде.

«Пенза һәм Татарстан Республикасы бер округта урнашкан, без һәрвакыт ярдәмләшеп яшибез. Бүген дә Республикабыздан делегатлар, мәдәният хезмәткәрләре килде, Кукмара районы да зур булышлык күрсәтте», – дип өстәде ул.

Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot