news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атна башында Татарстанда +19 градуска кадәр җылытачак

Киләсе атна башында Татарстанда +19 градуска кадәр җылытачак

Дүшәмбе, 3 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы 7-12 градус, көндез +14 дән +19 градуска кадәр булачак.

Сишәмбе, 4 октябрьдә, республикада яңгыр явачак, болытлы көн булачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +6 дан +11 градуска кадәр, көндез +11 дән +16 градуска кадәр үзгәрәчәк.

Бүген көндез Татарстанда урыны белән яңгыр явачак. Республикада +18 градуска кадәр, Казанда +14...+16 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100