news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе атнадан дәүләт имтиханнары башлана: БДИ һәм ТДИ тапшыру графигы һәм кагыйдәләре

БДИның төп этабы 1 июньдә тарих, әдәбият һәм химия фәннәреннән имтиханнар белән башланып китәчәк.

Киләсе атнадан дәүләт имтиханнары башлана: БДИ һәм ТДИ тапшыру графигы һәм кагыйдәләре
Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы быел 1 июньнән 19 июньгә кадәр үткәреләчәк
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Быел Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм Төп дәүләт имтиханының (ТДИ) төп этаплары башлану вакыты үзгәрде. Имтиханнар 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен – 1 июньдә, ә 9 сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен 2 июньдә башлана. Узган еллардагы кебек үк, дәүләт имтиханнарын уздырганда билгеле бер чикләүләр гамәлдә булачак. БДИ һәм ТДИга үзең белән нәрсәләр алып керергә рөхсәт ителә, ә нәрсәләр катгый рәвештә тыела – «Татар-информ» материалында.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны кайчан тапшыра?

Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы быел 1 июньнән 19 июньгә кадәр үткәрелә. Узган елларда мәктәп тәмамлаган егетләр һәм кызлар БДИны резерв көннәрдә генә (22–25 июньдә) тапшыра алачак.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары да кайбер имтиханнарын резерв көннәрдә тапшырачак. Бу – төп этапта төрле фәннән имтиханнары бер көнгә туры килгән яки җитди сәбәп аркасында (мәсәлән, авыру сәбәпле) имтиханга килә алмаган укучылар.

Рус теленнән һәм база дәрәҗәсендәге математикадан мәҗбүри имтиханнарны төп этапта тиешле баллга тапшыра алмаган яисә авыру сәбәпле килә алмаган укучылар өстәмә чорда, 4, 8 һәм 25 сентябрьдә, имтиханнарын яңадан тапшыра алачак.

Моннан тыш, быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 8 һәм 9 июльдә нәтиҗәләрен яхшырту өчен бер фәннән БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге булачак. Бер фәннән имтиханны яңадан тапшырган укучының беренче нәтиҗәсе гамәлдән чыгарылачак.

Имтиханнар кайсы көннәргә билгеләнгән?

Төп этап 1 июньдә тарих, әдәбият һәм химиядән имтиханнар белән башлана.

Мәҗбүри имтиханнар түбәндәге көннәрдә үтәчәк:

  • 4 июнь – рус теле;
  • 8 июнь – математика.

Сайлап тапшырыла торган фәннәрдән имтиханнарны түбәндәге көннәрдә тапшырырга мөмкин:

  • 11 июнь – физика, җәмгыять белеме;
  • 15 июнь – биология, география, чит телләр (язма өлеш);
  • 18 һәм 19 июнь – чит телләр (телдән тапшырыла торган өлеш), компьютер формасында информатика.

Пунктларда имтиханнар барышын җәмәгать күзәтүчеләре, шулай ук «Смотри.ЕГЭ» платформасында онлайн-күзәтүчеләр карап торачак

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

БДИ барышын кемнәр күзәтәчәк?

Төп этапта БДИ үткәрү өчен Татарстанда 86 имтихан үткәрү ноктасы ачылачак. Һәр аудиториядә онлайн-видеокүзәтү оештырылачак.

Пунктларда имтиханнар барышын җәмәгать күзәтүчеләре, шулай ук «Смотри.ЕГЭ» платформасында онлайн-күзәтүчеләр карап торачак.

«Имтиханнар башланыр алдыннан барлык пунктлар да мәгълүмати иминлекне тәэмин итүче махсус мәгълүмат тапшыру челтәренә тоташтырылачак.

Имтихан материаллары пунктларга интернет аша тапшырыла, биремнәр аудиториядә бастырып чыгарыла һәм сканерлана. Шулай ук апелляцияләрне дистанцион рәвештә карау мөмкинлеге булдырыла», – дип белдерделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Имтихан вакытында сөйләшергә, күчеп утырырга, нинди дә булса материаллар һәм әйберләр белән алмашырга ярамый

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

БДИ барышында нәрсә эшләргә ярамый?

Имтихан үткәрү пунктына аяк басканнан алып имтиханнан чыкканчыга кадәр түбәндәге кагыйдәләр гамәлдә:

  • Үзең белән элемтә чаралары, электрон-исәпләү техникасы, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, кулдан язылган материаллар һәм мәгълүмат саклаучы яисә тапшыручы башка чаралар алып керү тыела;
  • Аудиториядән караламаны, имтихан материалларын (кагазьдә яки электрон рәвештә) алып чыгу тыела;
  • Имтихан биремнәрен фотога төшерү тыела;
  • Биремнәр текстында күрсәтелмәгән белешмә материаллардан файдалану тыела;
  • Оештыручыдан башка имтихан тапшыру пункты буйлап йөрү тыела.

Моннан тыш, имтихан вакытында сөйләшергә, күчеп утырырга, нинди дә булса материаллар һәм әйберләр белән алмашырга ярамый.

Имтихан тапшыру кагыйдәләрен бозган укучы аудиториядән чыгарып җибәрелә

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Кагыйдә бозучыны нәрсә көтә?

Имтихан тапшыру кагыйдәләрен бозган укучы аудиториядән чыгарып җибәрелә. Мондый укучылар имтиханны быел яңадан тапшыра алмаячак.

Әгәр имтихан уздыру тәртибен пункт хезмәткәрләре яки имтиханның башка катнашучылары бозса, укучы имтихан үткәрү тәртибен бозу турында апелляция бирә ала.

«Имтихан үткәрү тәртибен бозу турындагы апелляция имтихан узган көнне үк пункттан чыгып киткәнче дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасына тапшырылырга тиеш», – дип аңлаттылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Имтихан башланыр алдыннан оештыручылар БДИ кагыйдәләре турындагы инструкцияне укып ишеттерергә тиеш.

Математика һәм физикадан имтиханга белешмә мәгълүматлар язылмаган линейка алып керергә рөхсәт ителә

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Укучыларга БДИ пунктларында нәрсәләр биреләчәк?

Укучыларга имтихан үткәрү пунктларында биреләчәк әйберләр исемлеге:

  • Программалаштырылмый торган калькулятор – биология, физика, химиядән имтиханда;
  • Орфографик сүзлек – әдәбияттан имтиханда.

Математика һәм физикадан имтиханга белешмә мәгълүматлар язылмаган линейка алып керергә рөхсәт ителә.

Географиядән имтихан биргәндә программалаштырылмый торган калькулятор, Россиянең административ картасын һәм дөньяның сәяси картасын кулланырга ярый.

Рус теле, тарих һәм җәмгыять белеменнән имтиханнарда өстәмә чаралар кулланылмый.

Информатика һәм чит телләрдән имтиханнар интернетка тоташу мөмкинлеге булмаган компьютерларда уздырыла.

Рус теле, тарих, җәмгыять белеме һәм химиядән имтихан 3 сәгать һәм 30 минут дәвам итә

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

БДИга күпме вакыт бирелә?

Иң озын имтихан 3 сәгать һәм 55 минут дәвам итә. Бу – профильле математика, физика, биология һәм әдәбияттан имтихан.

Рус теле, тарих, җәмгыять белеме һәм химиядән имтихан 3 сәгать һәм 30 минут дәвам итә. Кытай теленнән язма имтиханга 3 сәгать вакыт бирелә. Шулай ук база дәрәҗәсендәге математикадан һәм географиядән имтихан да 3 сәгать дәвам итә.

Кытай теленнән кала башка чит телләрдән язма имтиханга 3 сәгать һәм 10 минут вакыт бирелә. Сөйләм өлеше 17 минут дәвам итә. Кытай теленнән сөйләм өлешенә 14 минут каралган.

Татарстанда ТДИ 176 имтихан үткәрү пунктында оештырылачак

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Төп дәүләт имтиханы (ТДИ) кайчан була?

9 сыйныфлар өчен ТДИның төп этабы 2 июньнән 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Өстәмә этап 3–25 сентябрьдә узачак.

Татарстанда ТДИ 176 пунктта оештырылачак. Аудиторияләрдә офлайн-видеокүзәтү алып барылачак.

«Быел 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтиханнар беренче тапкыр БДИ технологияләренә охшаш булган ТДИ 2.1 технологиясе нигезендә уздырылачак. Ягъни имтихан материаллары махсус сакланган интернет челтәре аша тапшырылачак, аудиториядә бастырылачак һәм имтихан пункты штабында сканерланачак», – дип ассызыклады ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре.

ТДИ тапшыру кагыйдәләре һәм чикләүләр нәкъ БДИдагы кебек үк.

ТДИ тапшыру кагыйдәләре һәм чикләүләр нәкъ БДИдагы кебек үк

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

ТДИда нәрсәләрдән файдаланырга рөхсәт ителә?

Тугызынчы сыйныф укучылары үзләре белән түбәндәге әйберләрне алып керә ала:

  • Белешмә мәгълүматлар язылмаган линейка – математика, биология, география һәм физикадан имтиханнарга.

Математикадан биремнәр белән бергә формулалар язылган белешмә материаллар, ә химиядән имтиханда химик элементлар таблицасы биреләчәк.

Имтихан үткәрү пунктларында укучыларга түбәндәге әйберләр бирелә ала:

  • Программалаштырылмый торган калькулятор – биология, география, физика һәм химиядән имтиханнарда;
  • Атлас – географиядән имтиханда;
  • Орфографик сүзлек – рус теленнән имтиханда;
  • Сүзлек, нәфис әдәбият әсәрләре текстлары һәм шигырьләр җыентыклары – әдәбияттан имтиханда.

ТДИ тапшыруга күпме вакыт бирелә?

ТДИ имтиханнарының озынлыгы:

  • Рус теле, математика, әдәбият һәм туган тел – 3 сәгать 55 минут;
  • Физика, тарих, җәмгыять белеме һәм химия – 3 сәгать;
  • Информатика, география һәм биология – 2 сәгать 30 минут;
  • Чит телләр (язма өлеш) – 2 сәгать, чит телләр (сөйләм өлеше) – 15 минут.

Үзең белән тышлыгы салдырылган кечкенә үтә күренмәле шешәдә газсыз су һәм җиңелчә ризык алырга рөхсәт ителә

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

БДИ һәм ТДИга үзең белән нәрсәләр алырга кирәк?

Имтиханга үзең белән паспорт һәм кара төстәге гельле каләм алып барырга кирәк. Зәңгәр төстәге каләм белән язарга ярамый, чөнки компьютер андый төстәге җавапларны укый алмый.

Үзең белән тышлыгы салдырылган кечкенә үтә күренмәле шешәдә газсыз су һәм җиңелчә ризык (шоколад, кипкән җимешләр, чикләвекләр яки банан кебек әйберләр) алырга рөхсәт ителә. Ризыкларның тышлыгында язулар, формулалар яки химик элемент төшерелгән булырга тиеш түгел.

Шулай ук укучыларга дарулар алып керергә ярый. Моның өчен укучыга даруларны кабул итәргә кирәклеген раслаучы медицина белешмәсе алып килергә киңәш ителә.

Надежда Гордеева, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot