news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе атнада «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваль-бәйрәменең I этабы башлана

Киләсе атнада «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваль-бәйрәменең I этабы башлана
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

16 июньнән XXXX Республика халык иҗаты «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваль-бәйрәменең I этабы башлана.

«Фестиваль-бәйрәм 2 этапта уза: I этап – 16 июньнән 1 августка кадәр – дистанцион (видеоматериаллар буенча); II этап – 30 август – йомгаклау этабы», дип хәбәр итә ТР мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

  • Фестивальнең максаты – халык иҗатын популярлаштыру, үзешчән коллективларның иҗат активлыгын көчәйтү.
  • Фестивальнең бурычлары – үзешчән гармунчыларны барлау, аларны республиканың мәдәни тормышына тарту; гармунда уйнау традицияләрен үстерү һәм яшь буынны кызыксындыру; иҗат коллективларының һәм аерым гармунчыларның осталыгын үстерү.
news_right_1
news_right_2
news_bot