news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе атнада Татарстанга «әбиләр чуагы» киләчәк

Киләсе атнада Татарстанга «әбиләр чуагы» киләчәк
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда якындагы көннәрдә циклон йогынтысы сакланачак, шул сәбәпле яңгырлы һәм җилле һава торышы көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 5 сентябрьдә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмаячак: вакыт-вакыт яңгыр ява, төнлә кайбер районнарда көчле явым-төшем булуы ихтимал.

Урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез +18..+ 23 градус тәшкил итәчәк.

6 сентябрьдән һава шартлары әкренләп яхшыра башлаячак. Циклон көнчыгышка киткәч, яңгырлар көнчыгыш районнарда гына яварга мөмкин, калган территориядә явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез +19..+24 градус була. Шул ук вакытта төньяктан, төньяк-көнчыгыштан көчле җил фаразлана.

7 сентябрьдә һәм киләсе атна башында төбәк төньяк антициклон тәэсирендә була. Бу чорда «әбиләр чуагы»на хас җылы һәм күбесенчә коры һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +19...+24 градуска кадәр җылыначак, 7 сентябрьдә төнлә +1..+16 градус, атна башында +7..+ 12 градус вәгъдә ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot