news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атнада Татарстанда һава температурасы төшәчәк

Якын көннәрдә Татарстанда яңгырлы һәм яшенле яңгырлы, тотрыксыз һава торышы саклана. Бу атнада температура +25..+26 градус тирәсендә сакланса, киләсе атнада аларның бераз түбәнәюе көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Иртәгә, 24 нче июньдә, алмашынучан болытлы һава булачак, яшен һәм көчле җил фаразлана.

Аннары, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, республика территориясе төньяк циклон перифериясендә кала. Яңгырлар ихтималы кими: явым-төшем 25 июньдә Татарстанның көнчыгышында гына көтелә. Төннәрен термометр баганалары +10..+15 градус, көндезләрен +20..+26 градус күрсәтәчәк.

Киләсе атна башында республикада яңгырлар һәм яшеннәр көтелә. Әмма төньяк һава агымнары йогынтысында һава температурасы 27 июньдә көндез +19..+24 градустан югары күтәрелмәс. Ә 28 июньдә +17..+22 градус җылылык көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100