news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атнада Татарстанда 31 градуска кадәр эссе була

Киләсе атнада Татарстанда 31 градуска кадәр җылытачак, яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Дүшәмбе көнне, 29 майда синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, яшен була дип фаразлый. Урыны белән боз яварга мөмкин. Көнбатыштан искән җилнең тизлеге төнлә секундына 6-11 метрга җитәчәк, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Көндез исә секундына 15-20 метр, урыны белән 23 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

29 май төнендә һава температурасы 12-17, ә көндез 20-25, көнчыгыш районнарда 29 градуска кадәр күтәрелә.

Сишәмбе көнне, 30 майда төнлә явым-төшемнәр фаразланмый, һава температурасы 6-11 градус җылы була. Көндез урыны белән яңгыр яварга мөмкин, һава температурасы 22-27, көнчыгыш районнарда 30 градуска кадәр җылыта. Төньяк-көнчыгыштан 3-8, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил була.

Чәршәмбе көнне, 31 майда кыска вакытлы яңгыр вәгъдә итәләр. Төнлә 13-18, көндез 23-28 градус җылы була. Республиканың көнчыгышында температура 31 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100