news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атнада Татарстанда +18 градуска кадәр җылы булачак

Киләсе атнада Татарстанда +18 градуска кадәр җылы булачак
Михаил Захаров

Киләсе атнада Татарстанда +18 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген республикада атмосфера фронты йогынтысында яңгыр ява, урыны белән боз явуы ихтимал.

Шимбә, 10 сентябрь көнне, яңгыр булуы ихтимал. Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +1 дән +6 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава 11-16 градуска кадәр җылыныр.

Якшәмбе, 11 сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2 дән +7 градуска кадәр. Көннең якты вакытында +11, +16 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында, 12 һәм 13 сентябрьдә, республика территориясенә антициклон тәэсир итәчәк. Шуңа күрә, явым-төшем мөмкинлеге аз. Төнлә температура +2 дән +7гә кадәр, көндез һава 15-18 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100