news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе атнада Татарстан халкының кыска эш көне булачак

Татарстан халкының киләсе атнада кыскартылган эш көне булачак. Моның сәбәбе - 30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү.

Айның соңгы эш көне, 29 август, бәйрәм алды көне булачак, шул сәбәпле эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Ләкин Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә ТР халкында өстәмә ял көне булмаячак. Бәйрәм көне шимбәгә туры килә, ә республика бәйрәмнәре очрагында өстәмә ял көннәре күчерелми.

Август аенда биш көнлек эш графигы белән эшләүче татарстанлылар 21 көн эшли һәм 10 көн ял итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot