Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе атна башында Татарстанда гадәттән тыш җылыны кышкы салкыннар алыштырачак
Атна ахырына кадәр Татарстанда уртача тәүлеклек температура күпьеллык күрсәткечләрдән сигез-ун градуска югарырак булачак. Хәл киләсе атна башында, салкын төньяк антициклоны тәэсирендә генә үзгәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Әлегә республика һаман да антициклон перифериясендә урнашкан. Аерым районнарда томан төшә һәм бозлавык барлыкка килә, ди синоптиклар.
Җомга һәм шимбә, 5 һәм 6 декабрьдә, төбәкнең кайбер урыннарында бераз явым-төшем фаразлана. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе мөмкин. Төнлә һава температурасы 0 дән -4 градуска кадәр, көндез -2 дән +2 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 7 декабрьдә, Татарстан аша атмосфера фронты үтәчәк. Районнарның күбесендә бераз кар явачак. Юлларда урыны белән бозлавык булачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавыннан күренгәнчә, бу вакытта температура фоны үзгәрмәячәк.
Метеорологларның алдан биргән мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 8 декабрьдә, фронталь өлеш үткәннән соң, республика территориясенә төньяктан килгән салкын антициклон үз тәэсирен таратачак.
Караңгы вакытта урыны белән әле бераз кар явуы мөмкин, әмма көндез явым-төшем ихтималы аз. Температура кисәк төшәчәк: төнлә термометр баганалары 9–14 градус салкынга кадәр төшәчәк, ә көндез алар нульдән югары 7–12 градуска күтәрелмәячәк.
Сишәмбе, 9 декабрьдә, явым-төшем бик аз булыр дип көтелә. Төнге сәгатьләрдә тагын да салкынрак булачак: -11, -16 градус. Көндез һава бары тик шул ук нульдән түбән 7–12 градуска кадәр генә җылыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз