news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атна башында Татарстанда -2 градуска кадәр җылытачак

Ял көннәрендә көнбатыш циклоннары һәм аларның атмосфера фронтлары Татарстанга «җылы һәм дымлы һава» алып киләчәк. Киләсе атна башында җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шимбә һәм якшәмбе көнне, 10 һәм 11 декабрьдә, республиканың күпчелек районнарында кар явачак.

Ял көннәрендә төнлә һава температурасы 5-12 градус салкын булачак. Синоптиклар әйтүенчә, көндез 3-10 градуска кадәр җылы булачак.

Шул ук вакытта киләсе атна башында төнлә -4-9 градус, көндез -2-7 градус булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100