Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе җәйдән россиялеләр машина йөртү таныклыгы буенча кунакханәгә урнаша алачак
2025 елның 1 июленнән россиялеләргә кунакханәләргә машина йөртү таныклыгы буенча урнашу мөмкинлеге бирергә планлаштыралар. Кирәкле үзгәрешләрне тәэмин итүне РФ Президенты Владимир Путин йөкләде, дип хәбәр ителә Кремль сайтындагы исемлектә.
Йөкләмә Хөкүмәткә һәм төбәкләрдәге башкарма органнарга бирелгән.
Дәүләт башлыгы шулай ук туристлык маршрутларындагы юлларны тотрыклы элемтә һәм интернет белән тәэмин итү чараларын күрергә чакырды. ТР Министрлар Кабинеты элемтә операторлары белән берлектә барлык кирәкле чараларны күрәчәк.
Докладларны тапшыру срогы – быелның 1 сентябренә кадәр, аннан соң алты айга бер тапкыр хисап тотарга кирәк була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз