news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе 2027 елда авыл хуҗалыгында үсеш 101,5 процент булыр дип фаразлана

Фаразлар буенча 2027 елда Татарстанда авыл хуҗалыгында үсеш 101,5 процент тәшкил итәчәк. 2028-2029 елларда авыл хуҗалыгы тармагында үсеш темплары 101,5 һәм 101,7 процент булыр дип көтелә.

Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «2027 елга һәм 2028-2029 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлауларында сөйләде.

Шулай ук, кулланучылар активлыгы акрынлап үсеш алыр дип көтелә. «Халык керемнәре үсеше тәэмин ителгән очракта берәмле сәүдә әйләнеше һәм туристлар агымы 102,6 һәм 102.9 процент дәрәҗәсендә булачак. Электрон сәүдә мөһим канал булып кала», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

2026 елда республиканың тулай төбәк продукт күләме үсеше, 2025 елга нисбәттә, 102 процент булыр дип фаразлана.

2027 елда бюджет керемнәре 558,1 млрд сум, чыгымнар – 566,6 млрд сум, дефицит 8,5 млрд сум булыр, дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot