news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләчәктә Шахтерлар Сабан туе Донбасста да үткәрелергә мөмкин

Киләчәктә Шахтерлар Сабан туе Донбасста да үткәрелергә мөмкин
Новокузнецк хакимияте матбугат хезмәте фотосы

Татарстанның вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев «Татар-информ» журналистына киләчәктә Шахтерлар Сабан туе Донбасста да үткәрелергә мөмкин икәнлеген әйтте.

Халыкара Шахтерлар Сабан туе быел икенче тапкыр үткәрелде. Беренчесе былтыр Кемеровода узса, быел Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә үткәрелде. Васил Шәйхразиев сүзләренчә, бу Сабантуй Донбасста да үткәрелергә мөмкин. Ул бу хакта нинди дә булса сөйләшүләр әлегә үткәрелмәгәнен искәртте.

Васил Шәйхразиев Шахтерлар Сабантуена Донбасс вәкилләре зур игътибар бирә, Сабантуй үткәрүгә уңай карый, ел саен делегация җибәрә, диде. Быел Кузбасска алар 8 делегат - шахтер династияләре вәкилләрен җибәрде. Луганск Халык Республикасы җитәкчесе Леонид Пасечник Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Кемерово губернаторы Сергей Цивилевка котлау телеграммасы җибәрде.

«Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булганча, быел, Донбасста булган вәзгыятьтән чыгып, Донецк Халык республикасында Сабан туйлары үткәрелмәгән. Луганск Халык республикасының татарлар яшәгән кайбер торак пунктларында Сабан туйлары мәдәният йортларында, алдан игълан ителмичә һәм күп халык җыймыйча билгеләп үтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100