news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле диварлары янында «Киләчәк уеннары»на багышланган Яңа ел арт-объекты куела

Казан Кремле диварлары янында «Киләчәк уеннары»на багышланган Яңа ел арт-объекты куела
Фото: презентациядән скриншот

Казан Кремле диварлары янында Яңа ел иллюминациясе барлыкка киләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтте.

«Быел да, узган елдагы кебек үк, булган бизәү әйберләрен файдаланачакбыз. Безгә предприятиеләр ярдәм итәргә әзер, хәзер алар складлардагы җиһазларның торышын тикшерә», - дип билгеләп үтте Куляжев.

Карл Маркс, Николай Ершов һәм Вишневский урамнарындагы яктырткычларны ремонтлаячаклар. «Шулай итеп, без көн саен җәмәгать транспорты йөртүчеләре һәм пассажирлары йөри торган маршрутны бизи алабыз», - диде спикер.

«Киләчәк уеннары» алдыннан Меңьеллык мәйданында куб рәвешендә яктырткыч объект барлыкка ккиләчәк. Аның биекле - 3 метр, ә озынлыгы – 8 метр.

Иллюминация Горький исемендәге паркның керү юлында, быел төзекләндерелгән «Якты үзән», «Балыкчы бакчасы» паркларында барлыкка киләчәк.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә яшәүчеләрдә һәм туристларда Яңа ел бәйрәме кәефен булдыру өчен бөтен көч куелачагын билгеләп үтте, әмма «зур чыгымнарсыз, булган инвентарьларны куячакбыз».

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2024 елның октябрендә Казанда БРИКС саммиты узачак. Республика башкаласына 26 дәүләт башлыгы чакырылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, мондый зур вакыйганы уздыру - республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100