news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Киләчәк уеннары»на электричкалар һәм бушлай шаттлларда барып була

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә залында уза торган «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирына баруның берничә ысулы бар.

Анда электричкада яки «Җиңү Проспекты» метро станциясеннән баручы бушлай автобус-шаттлларда барып җитәргә мөмкин.

Аэропортка кадәр өстәмә сигез электропоезд рейсы кертелгән, алар бу маршрутта даими 20 рейска өстәмә рәвештә йөри. Электричкалар ике арадагы тукталышларсыз хәрәкәт итә. Алар уеннарда катнашучыларны һәм кунакларны 4 мартка кадәр йөртүне дәвам итәчәк.

- «Җиңү проспекты» метро станциясеннән бушлай шаттл. График һәм төгәл утырту урыны— https://t.me/myfuturesport/3931 сылтамасы буенча;

- Казан-1 вокзалыннан Аэропорт станциясенә кадәр электричкалар (уенга билет яки аккредитация ияләре өчен бушлай). «Киләчәк уеннары» вакытында өстәмә рейслар эшли башлады;

- Казаннан Аэропорт станциясенә кадәрге электричкалар расписаниесе https://rasp.yandex.ru/all-transport/kazan-passazhirskaya--kazan-airport-station/today;

- Аэропорт станциясеннән Казанга кадәр электричкалар расписаниесе https://rasp.yandex.ru/all-transport/kazan-airport-station--kazan-passazhirskaya/today;

- 197 нче автобус;

- такси, утырту урыны «Казан Экспо»ның 5 нче машина кую урыны янындагы контроль-үткәрү пункты янында урнашкан;

- Шәхси транспорт. Аны «Казан Экспо»дан ерак түгел калдырырга мөмкин .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100