news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Киләчәк уеннары»на билетларның 97 проценты сатылган

«Киләчәк уеннары» ярышларына билетларның 3 проценты гына сатуда калган. Татарстан спорт министры Владимир Леонов журналистларга шулай дип белдерде. Ярышлар 3 мартка кадәр дәвам итә. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

«Билетларның 97 проценты сатылды. Әгәр ярышларны килеп карау мөмкинлеге юк икән, барысын да стриминг платформаларына чакырабыз, анда бөтенесе дә зур күләмдә яктыртыла», - диде министр.

Искәртеп узабыз, Казанда «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасы 21 февральдә булды. Анда Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм кайбер илләрнең лидерлары катнашты.

«Киләчәк уеннары» - физик һәм цифрлы үлчәмнәрдәге ярышларны берләштергән фиджитал концепциядәге халыкара мультиспорт турниры. Казанда 19 февральдән 3 мартка кадәр узучы беренче уеннарда 107 илдән 270 команда һәм 2 меңнән артык спортчы катнаша. Алар 21 инновацион дисциплинада ярыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100