news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Киләчәк уеннары»н караучылар саны 1 миллиардтан артып киткән

«Киләчәк уеннары»н ачу тантанасын һәм узган ярышларны миллиард тапкырдан артык караганнар. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко «Россия» күргәзмә-форумында «Физик культура һәм спорт өлкәсен үстерүдәге уңышлар» пленар утырышында шундый мәгълүматлар белән уртаклашты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Киләчәк уеннары»ның ачылыш тантанасы туры трансляциясен һәм ярышларны инде миллиардтан артык кеше караган», - диде ул.

Хөкүмәт Рәисе урынбасары ачылыш тантанасында Россия Президенты Владимир Путин, шулай ук дустанә биш илнең лидерлары катнашуын искәртте. Анда барлыгы 60тан артык олы кунак һәм берничә мең тамашачы килгән иде.

Искәртеп узабыз, 3 мартка кадәр Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры уза. Ул физик һәм цифрлы үлчәмнәрдәге ярышларны берләштергән фиджитал концепциясендә оештырылган. Беренче уеннарда 107 илдән 270 команда һәм 2 меңнән артык спортчы катнаша. Алар 21 инновацион дисциплинада көч сынаша.

  • Ярышлар 21 февральдә тантаналы рәвештә ачылды. Тантанада Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм кайбер илләрнең лидерлары катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100