news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Киләчәк уеннары» уенчысы Xomyakot: Мине компьютер уеннары тәрбияләде

«Киләчәк уеннары» уенчысы Xomyakot: Мине компьютер уеннары тәрбияләде
Фото: Маргаританың аккаунтыннан

Казанда «Киләчәк уеннары»ның «YOTA Фиджитал MOBA. MLBB» дисциплинасында катнашкан уенчы Xomyakot (Санкт-Петербургтан, исеме – Маргарита) компьютер уеннары зыянлы, балалар виртуаль дөньяга китәргә мөмкин дигән фикергә каршы. Ул үзен нәкъ менә компьютер уеннары тәрбияләгәнен әйтте.

«Компьютер уеннары уйный башлаганчы, мин кешеләр белән бөтенләй аралашмый идем. Уеннар аркасында минем «агуым» кимеде. Чөнки командада син башкалар белән үзеңне тискәре тотсаң, синең белән аралашмаячаклар, командадан куалар. Димәк, син үзгәрергә, гадел, яхшы, тәрбияле булырга тиеш. Мин башта онлайн аралашырга өйрәндем, аннары очрашулар башланды һәм мин кешеләр белән аралашырга өйрәндем», ди Маргарита.

  • Маргаританың уендагы исеме – никнеймы Xomyakot. Үзен Dota2 уены буенча профессиональ уенчы дип атый, стримнар алып бара.
  • Кичә «Казан Экспо»да MLBB уеннарының финалында катнашты, анда дүртәр кешедән катнашкан дүрт команда чыгыш ясады. Бу уйлауны һәм реакцияне таләп иткән уен – стратегик рәвештә рәвештә фикер йөртеп, «дошман» объектын җимерергә, көндәшләрне «үтерергә» кирәк. Уенның приз фонды – 1 миллион доллар.

Ул «Үзен белә башлаганнан бирле» компьютер уеннарында уйнавын әйтте. Маргарита башта офлайн уеннар (башка кулланучылар белән түгел, кушымта яки компьютер белән уен) уйнаган, аннары онлайн режимга – башка кулланучылар белән дә уйный башлаган.

«Кешеләрнең виртуаль дөньяга китү-китмәве үзләреннән тора. Теләсә нинди юнәлешкә акылыңны югалтып китәргә мөмкин. Ә компьютер уеннары кешене боза дигән белән мин килешмим. Шулай ук спорт та кешене имгәтергә мөмкин бит», - ди Маргарита.

Маргарита әйтүенчә, ул спорт белән шөгыльләнә һәм уенчылар үз тормышлары белән генә яшиләр дигән белән килешми. Ул башта башка эштә эшләгән һәм уеннар уйнаган. Хәзер исә тулысынча уеннар уйнап яши, ул аның эшенә әйләнгән.

«Уеннар – минем эшем. Мин беркайда да эшләмим, стримнар алып барам һәм командалар белән призга уйныйм. Турнир оештыра торган оешмалар бар, алар приз фонды төзи, шуларны отасың һәм командага өләшәсең. Шулай ук стримнар алып барып, кадерле язылучыларым китергән акчага яшим», - дип аңлатты ул. Маргарита әйтүенчә, стримнар стабиль, әмма күп булмаган табыш китерсә, призлар сирәгрәк булса да, табышы зур. Ул аена 100 мең дә, 200 мең дә, ярты миллион сум да акча эшләгәнен әйтте.

Маргарита интернетта кеше турында начар язалар дигән белән дә килешми. «Дөрес, интернетта сине беркем дә күрми, шуңа интернетта начар сүзләр язучылар күбрәк кебек. Әмма бит тормышта да синең артыңнан начар сүз сөйләп йөрүчеләр бар. Шуңа күрә виртуаль дөнья кешене боза дигән белән килешмим. Бу кешенең үзеннән тора», - ди Маргарита.

Тәнәфес вакытында уенчы егетләрнең берсе Маргарита белән уенга башланганчы булган сүз көрәштерүгә нәтиҗә ясады. Ул, Маргарита бер этапта җиңсә, аны аркасына утыртып «отжимание» ясарга вәгъдә иткән булган. Ул шушы вәгъдәсен тамашачылар күз алдында үтәде.

  • «YOTA Фиджитал MOBA» дисциплинасы буенча җиңүчеләр иртәгә билгеле булачак. Уеннарда 12 илдән 16 команда катнаша, 5 көн барган уеннар нәтиҗәсендә алдынгы урыннарда Филиппиннан AP.Bren һәм Индонезиядән ONIC командалары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100