news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Киләчәк уеннары» шәһәренең 100 меңенче кунагы Көнчыгыш космодромында булачак

«Киләчәк уеннары» шәһәренең 100 меңенче кунагы Көнчыгыш космодромында булачак
Фото: Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

21 февральдән «Киләчәк уеннары» шәһәре - «Казан Экспо»да фиджитал-киңлеккә 100 мең кеше килгән. Юбилей санындагы – 100 меңенче кунак Казаннан Екатерина Нәбиуллина булды. Аңа 2024 елда Көнчыгыш космодромына бару һәм ракета очыртуны карау мөмкинлеген бүләк иттеләр. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Киләчәк уеннары» шәһәрен беренче булып Россия Президенты Владимир Путин һәм берничә ил лидеры карады, алар «Киләчәк уеннары» Халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында булды.

7 көндә экспозициядә шулай ук РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, РФ спорт министры Олег Матыцин, Россия футбол җыелма командасының элеккеге капитаны Алексей Смертин, фигуралы шуучы Камилә Вәлиева, КХЛ президенты Алексей Морозов, Россия хоккей легендалары Павел Дацюк, Данис Зарипов, Сергей Мозякин һәм баскетбол легендалары - Сергей Моня, Тимофей Мозгов, Сергей Панов, катнаш көрәш спортчылары Алексей Олейник һәм Александр Емельяненко, Халыкара бокс ассоциациясе җитәкчесе Умар Кремлёв, Олимпия чемпионнары Евгений Тищенко, Юрий Борзаковский, Светлана Журова, Светлана Ишморатова, Илья Захаров, Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое космонавт Сергей Крикалёв һ.б. булды.

«Киләчәк уеннары» шәһәре - ул интерактив күргәзмә һәм белем бирү-күңел ачу үзәге форматында заманча экспозицион киңлек, анда һәр кеше фиджитал-спорт дөньясына чума ала: матчлар трансляциясен карый, флорбол, регби, гольф, сквош, фехтование, бокс һәм инклюзив киберспорт мәйданчыкларында үзен фиджитал-спортчы ролендә сынап карый, турнир партнерлары һәм илебезнең әйдәп баручы компанияләре зоналарында була ала.

Шулай ук кунаклар өчен көн саен күңел ачу программасы оештырыла: спорт һәм шоу-бизнес йолдызлары белән очрашулар һәм автограф-сессияләр. Тамашачыларга һәм катнашучыларга уңайлы булсын өчен «Казан Экспо»га кадәр бушлай шаттллар һәм өстәмә электропоездда 8 өстәмә рейсы оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100