news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе җәйдә Төркиядә ял итү бәяләре артачак

Төркия кунакханәләренә Россия һәм Европа туристлары ихтыяҗы зур.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). 2019 елгы җәй айларында Төркиядә ял итү бәяләре 15-20 процентка артачак. Бу хәл Россия һәм Европа туристлары ихтыяҗы зур булу белән аңлатыла.  "Интерфакс" агентлыгы Coral Travel компаниясе коммерция директоры Эрджюмент Юналанга сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

“Без киләсе елга бәяләрнең 15-20 процентка артуын көтәбез. 2015 елгы кризиска кадәр бәяләр хәзергедән артыграк иде. Бәяләр, 2018 елда кризиска кадәрге чор белән чагыштырганда, 15-30 процентка арткан булса да”, - дигән ул.

Эксперт сүзләренчә, быел Төркия кунакханәләрендә Россия һәм Европа илләреннән туристлар күп булганга йөкләмә арткан. “Шунлыктан кунакханәләр финанс ягыннан да нәтиҗәләрнең яхшырак булуын тели”, - дигән Юналан.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot