Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе ялларда Кемерево шәһәрендә Халыкара шахтерлар Сабан туе була
Бәйрәмгә Россиянең 21 төбәгеннән һәм чит илләрдән 250 делегат килүе көтелә.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). 26-27 июньдә Кемерово шәһәрендә Кузбассның 300 еллыгына багышланган Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак.
Бәйрәмгә Россиянең 21 төбәгеннән һәм чит илләрдән 250 делегат килүе көтелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабан туе программасына иҗат коллективларының концерт чыгышлары, милли көрәш, милли ишегаллары хуҗалыклары күргәзмәләре, кунаклар өчен конкурслар, ат чабышлары һәм башкалар кертелгән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз