news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе Яңа ел каникуллары ике көнгә кыскарак була

Экспертлар әйтүенчә, Яңа ел уңаеннан ял көннәре санын «техник сәбәпләр» буенча киметергә ниятлиләр.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өч яклы комиссиясе РФ Хөкүмәтенең 2020 елда бәйрәм көннәрен күчерү турындагы карар проектын карый. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Киләсе, 2020 елда, Яңа ел каникуллары сигез көн дәвам итәчәк. Быел һәм узган елда Яңа елда ун көн ял иткән идек.

Экспертлар әйтүенчә, Яңа ел уңаеннан ял көннәре санын «техник сәбәпләр» буенча киметергә ниятлиләр.

Хезмәт кодексы нигезендә, илебездә Яңа елда 1-8 гыйнвар эш көне булмаган бәйрәм көннәре санала. 2018 һәм 2019 елларда каникулларны 30 һәм 31 декабрь хисабына ике көнгә арттырдылар. Әйтик, узган елда 30 һәм 31 декабрь шимбә һәм якшәмбегә туры килде, шуның нәтиҗәсендә каникулларның вакыты озайды.

2018 елда исә 2017 елның 29 декабре - шимбә көн 31 декабрьгә – дүшәмбегә күчерелде. Шул рәвешле, 30 һәм 31 декабрьдә янә ял иттек.

Быелның ахырында 30 һәм 31 декабрь дүшәмбе һәм сишәмбегә туры килә һәм эш көннәре булачак, шуңа бәйле рәвештә каникуллар вакыты озайтылмаячак. Шимбә һәм якшәмбегә туры килә торган 4 һәм 5 гыйнварны – ял көннәрен 4 һәм 5 майга – дүшәмбе һәм сишәмбегә күчерергә тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100