news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә «Россия республикалары дәүләт телләре» фәне укытыла

«Татарстан Республикасы дәүләт теле — татар теле» фәне буенча үрнәк белем бирү программалары эшләнгән һәм федераль реестрга кертелгән.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Федераль дәүләт белем бирү стандартларына «Россия республикалары дәүләт телләре» фәнен керттеләр.

«Татарстан Республикасы теле — татар теле» ата-аналар гаризасы буенча уку планының мәҗбүри өлешенә кертеләчәк. Ата-аналар «Татарстан Республикасы дәүләт теле — татар теле» яки «Туган тел» фәнен сайлый», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

«Татарстан Республикасы дәүләт теле — татар теле» фәне буенча үрнәк белем бирү программалары эшләнгән һәм федераль реестрга кертелгән. Моннан тыш, 1-9 сыйныфлар өчен бу фән буенча уку-методик комплекслар эшләнгән. Ә 1-4 сыйныфлар өчен уку-методик комплекслар федераль исемлеккә кертү өчен Россия Мәгариф министрлыгына юнәлдерелгән.

«Һәр гражданин туган телен өйрәнергә хокуклы, ә без шартлар тудырабыз. Ата-аналар балалары өчен тел сайлый, ә фән уку планында бар. Татар телен белмәгән балалар аны дәүләт теле буларак өйрәнә ала, бу рөхсәт ителә», — диде мәгариф һәм фән министры.

Узган ел Россия Мәгариф министрлыгы яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын раслады. Алар 2022 елның 1 сентябрендә мәктәпләрдә гамәлгә куелачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100