news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе уку елында КФУның журналистика факультетында 16 бюджет урыны ачыла

Казан федераль университеты өчен бюджет урыннарын ел саен федераль үзәк билгели.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Яңа уку елында Казан федераль университетының журналистика факультетында бакалавриат һәм магистратурада көндезге бүлектә уку өчен 16 бюджет урыны ачылачак. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервьюда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.

“Быел журналистика факультетында бакалавриат һәм магистратурада бары тик читтән торып укулар өчен генә бюджет урыннары бар иде. Киләсе уку елына бакалавриат һәм магистратурада көндезге бүлектә уку өчен 16 бюджет урыны алдык. Читтән торып уку бүлеге алдан ук база белеме булган кешеләр өчен исәпләнгән. Алар белгечлек буенча эшли һәм үз квалификацияләрен күтәрә. Аннары нигәдер ул беренче белем алуга әйләнде”, - диде спикер.

Ректор КФУ өчен бюджет урыннарын ел саен федераль үзәк билгеләвен дә әйтте.

Илшат Гафуров белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны “Татар-информ”ның  YouTube каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100