news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе «Гыйбатдинов укулары»нда татар халкы этнографиясе өйрәнеләчәк

Быелгы чара Фәрит Гыйбатдинов турындагы хатирәләргә багышланган иде.

Киләсе «Гыйбатдинов укулары»нда татар халкы этнографиясе өйрәнеләчәк
Салават Камалетдинов

(Чувашия, 17 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Киләсе елларда «Гыйбатдинов укулары» конференциясендә татарларның этнографиясен өйрәнергә тәкъдим ителде. Чувашиянең Урмай авылында Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә багышланган концертта Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы Гамирә Гаделшина шундый фикер белән чыкты.

«Конференция Фәрит Гыйбатдиновны искә алу, хатирәләр белән уртаклашуга кайтып калырга тиеш түгел. Истәлекләр югалмаячак, алар безнең йөрәкләрдә саклана. Конференцияне татар халкының этнографиясен: халыкның килеп чыгышын, мәдәниятын, үзенчәлеген өйрәнүгә багышларга кирәк», — диде ул.

Гамирә Гаделшина Фәрит Гыйбатдиновның элекке татар җырлары, биюләр, йолаларын таныту һәм үстерүгә зур өлеш керткәнен билгеләп үтте.

«Фольклор, элекке җырлар, гореф-гадәтләр — безнең тамырларыбыз. Арабыздан татарларның борынгы мәдәниятын белгән кешеләр китеп бара. Фәрит шул хакта борчыла иде. Шуңа күрә ул татарларның этнографиясен өйрәнү белән шөгыльләнде», — диде Халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы.

Быел «Гыйбатдинов укулары» фәнни-гамәли конференциясе Фәрит Гыйбатдинов турындагы хатирәләргә багышланган иде. Чарага Татарстан һәм Чувашиянең дәүләт, сәнгать эшлеклеләре, Фәрит Гыйбатдиновның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре җыелган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100