news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елның гыйнвар аенда Милли шура җанисәпкә багышланган утырыш оештырачак

Бөтен Россиядә яшәүче татарларга атап мөрәҗәгать кабул итү ниятләнә.

Киләсе елның гыйнвар аенда Милли шура җанисәпкә багышланган утырыш оештырачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елның гыйнвар аенда Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының чираттан тыш ачык утырышы була. Ул халык санын алу чарасына багышланачак. Бу хакта Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев бүгенге киңәйтелгән утырышта хәбәр итте. 

Аның сүзләренчә, утырыш якынча 20 гыйнварда узар дип көтелә. Васил Шәйхразыев 1 апрельдән халык санын алу башлануын искәртте. 

«Аның буенча эш күптән бара. Бөтен Россиядә яшәүче татарлар буенча мөрәҗәгать тә кабул итәрбез. Халык санын алу бөтен Россиядә яшәүче һәр милләт өчен әһәмиятле. Милләтләр арасындагы бөтен мөнәсәбәтләрнең ачыклыгы безнең өчен бик мөһим. Без һәрвакыт әйтәбез: безгә кешенеке кирәк түгел, ләкин үзебезнекен без алга алып барырга тырышабыз», — диде Васил Шәйхразыев.

news_right_1
news_right_2
news_bot