news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елның 9 маена кадәр барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына телефон кертеләчәк

Киләсе елның 9 маена кадәр барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына телефон кертеләчәк

(Казан, 28 декабрь, «Татар–информ», Ирина Ксенофонтова). Татарстан элемтәчеләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгына лаеклы бүләк әзерли. 9 майга кадәр барлык сугыш ветераннары һәм инвалидлары телефоннар белән тәэмин ителәчәк.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың элемтә министры Ринат Җәләлов хәбәр итте. Хәзерге вакытта 2004 елның 1 гыйнварына кадәр гариза биргән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары үткәргечле телефон элемтәсе белән тәэмин ителгән (1555 кеше). Җиңү көнен бәйрәм итүгә кадәр тагын 538 татарстанлыга телефоннар куелачак. Нәтиҗәдә, республикада Бөек Ватан сугышының барлык ветераннары һәм инвалидлары телефон элемтәсе белән тәэмин ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot